Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта район Советы утырышы узды

Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш җиденче утырышы үтте. 

Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, муниципаль берәмлекләр башлыклары, район Советы депутатлары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов “2020 елда Актаныш районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.

Реклама

Шулай  ук утырышта  “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Гадел Хисматуллинның,  Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрованың, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунованың чыгышлары тыңланды. Соңыннан Васил Шәйхразиев  хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев