Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта сәләтле балаларның гуманитар гимназия-интернат алдынгылары хөрмәтләнде

Укуда, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешкән сәләтлеләр, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән педагоглар бүләкләнде.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның 2020-2021 уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Биредә район башлыгы Энгель Фәттахов,  филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина,  "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, укучыларның әти- әниләре катнашты.

Иң элек укучылар иҗади проект эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Укуда, сәнгатьтә, спортта, төрле проект эшләрендә уңышларга ирешкән, фән олимпиадаларында урыннар яулаган укучылар сәхнәгә күтәрелде. Аларга   Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Гимназиянең миссиясе - 21 гасырда  милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар зыялыларын тәрбияләү. Ул шушы миссиягә тугъры булып, эшне алып бара.

- Гимназиянең уңышлары елдан- ел арта. Бу,  укучыларның, укытучыларның, әти- әниләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Әмма алга таба БДИ ны 100 баллга тапшыручылар да булырлык итеп эшне оештырырга кирәк. Фәннәрне гел 5 гә үзләштерүчеләр дә күбрәк булырга тиеш,  - диде Энгель Фәттахов.

Гимназиядә укучылар ел дәвамында уңышлары белән баллар туплап, рейтингта югары баскычларга күтәрелү өчен тырыша. Чөнки аларга бүләкнең дә шәбе- чит илгә чыгу бәхете тәти. Быел исә пандемия аркасында чит илгә чыгу мөмкинлеге булмаганлыктан, район башлыгы 15 укучыга Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт өчен сертификат бүләк итте.

Рейтингта 5-6 сыйныфлар арасында Лиана Шакирова, 7-8 сыйныфлар арасында Айнур Гыйләев, 9-11 сыйныфлар арасында Нәфисә Вәлиева беренче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев