Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТАНЫШТА ҮЗӘК ЧЫРШЫ АЧЫЛДЫ

25 декабрь кичендә Актанышның Үзәк чыршысы үзенең утларын кабызды.

Хакимият йорты каршына  урын алган искиткеч матур, зәвыклы чыршыны ачу тантанасына райондашлар җыелды. Быел үзәк мәйдан бизәлеше беркемне дә битараф калдыра алмый. Балалар өчен уен зоналары, чыршы бизәлеше, утлар һәркемдә дә бәйрәм кәефе уята. Паркка тәмле шашлык исе таралды.Теләгән кешегә кайнар чәй эчеп, сыйланып алу мөмкинлеге дә бар иде. Олысы да, кечесе дә үзәк чыршы янында җырлап-биеп күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды.

Чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты һәм район үсеше өчен өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен ирештереп, бәйрәм белән тәбрик итте. 

 

undefined

undefined

undefined

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев