Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныштан Энҗе Салихова "Татмедиа" оештырган бәйгедә скутер отты

"Татмедиа" абунәчеләре арасында скутерлар һәм башка бүләкләр уйнатты. LED-телевизорга Саба районындагы абунәче ия булды, ә скутерны Актаныш районыннан Энҗе Салихова отты.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» дигән акция узды. Кыйммәтле бүләкләр 2021 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага (Татмедиа чыгара торган газета һәм журнал) язучылар арасында уйнатылды. Җиңү өчен Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Красноярск краеннан 331 катнашучы көрәште.

«Газета һәм журнал укучыларның саны елдан-ел арту безне куандыра. Бу бик яхшы тенденция. Мәсәлән, соңгы яртыеллыкта язылучылар саны 11 процентка артты. Бу яхшы күрсәткеч. Әлбәттә, аңлашыла, безнең укучылар газета-журналларны бүләк оту өчен генә яздырмый, әмма мондый акцияләр безгә аудитория белән тагын да тыгызрак элемтә булдырырга ярдәм итә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Татмедиа» басмаларына язылган сигез кеше үтүк, җиләк-җимеш һәм яшелчә киптерә торган җайланма, электр чалгысы, бензопила, смартфон отты.

LED-телевизорга Саба районындагы абунәче ия булды, ә скутерны Актаныш районыннан Энҗе Салихова отты.

Искәртеп үтик, әлеге акцияне «Татмедиа» һәр яртыеллыкта оештыра.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-08-2021/tatmedia-abun-chel-re-arasynda-skuterlar-m-bashka-b-l-kl-r-uynatty-5834357

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев