Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТИВ ЯШЬЛӘРНЕ ЧАКЫРАБЫЗ: 14-18 сентябрьдә XXXI Татар яшьләре көннәре уза

1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре бу елны 14-18 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак.

Оештыручылар: 
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
«Идел» яшьләр үзәге.
Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. 
Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
Бу елны Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр; татар теле дәресләре, вокал, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле мастер-класслар; кичке чаралар һәм проектлар белән танышу; Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү каралган.
Чарада катнашу өчен әлеге сылтама аша заявка тутырырга кирәк: https://forms.gle/mWf8Y8GHiwVG3fBo7  


Өстәмә мәгълүмат: 
8 (843) 231-81-54
mc-idel@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев