Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Алексеевский районында бүген куркыныч фаҗига булган

Каршы хәрәкәт полосасына чыгу юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган маневр.

12 декабрьдә Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлының 12 чакрымында Алексеевск поселогы ягыннан Әлмәт шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итүче җиңел автомобиль йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына барып бәрелә. Бәрелеш шундый көчле була, йөк машинасы каршы полоса юлының кюветына очып чыга. 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе урында һәлак булган , төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган пассажирны Чистай хастаханәсенә озаталар.

Реклама

"Автомобиль йөртүчеләр үзләре өчен дә, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тоярга, юлда теләсә нинди хата һәм акланмаган ашыгычның кемнеңдер гомере бәясе булуын аңларга тиеш. Юлларда сак булыгыз", - дип нәтиҗә ясады әлеге фаҗига турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев