Актаныш

Арча районында бүген янгын чыгып йорт хуҗасы үлгән

Янгын сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләячәк.

            Арча районының Сарай-Чокырча авылында янгын чыгу турындагы хәбәр иртәнге сәгать унда янгын сагының 101 номерына килгән. 96 квадрат метр мәйданны биләгән шәхси йорт һәм сарай янган.

           Ут сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр йортның 59 яшьлек хуҗасы мәетен табып ала. Янгын сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: