Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Атна ахырында Татарстанда салкынайтачак

Якшәмбе төнлә -4 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, көндез һава температурасы 14 градустан артачак.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике атна дәвамында Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгели, шуңа республикада явым-төшемсез һава торышы һәм 20-21 градус җылы булачак. Хәзер уртача һава температурасы 3-6 градуска нормадан артык, дип хәбәр итә синоптиклар.

Шимбә, 3 октябрьдә дә шундый ук һава торышы булачак. Әмма якшәмбедән һава агымы төньяк һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешне ала һәм һава температурасы төшәчәк. Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы, ә көндез – 9-14 градус җылы булачак. Явым-төшем элеккечә көтелми.

Дүшәмбе, 5 октябрьдә, республика территориясендә һава торышын төньяктан килгән чираттагы антициклон билгеләячәк. Төнлә һава температурасы -4 градустан +5 градуска кадәр булачак, ә көндез 9-14 градуска кадәр күтәреләчәк.

6 октябрьдә бераз яңгыр яварга мөмкин, ә 7 октябрьдә республика болытлы һәм яңгырлы атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак

tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев