Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Авылда яшь әниләргә түләнә торган акчаны Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү республикада 2018 елдан бирелә.

Авылда торучы яшь әниләргә түләнә торган субсидияне Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, авылларда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстанда 2018 елдан башлап бирелә. Аерым алганда, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда 50 мең сум түләнә, ә өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум каралган.

«Бюджетта бу максатларга еллык чыгымнар якынча 165 млн сум күләмендә билгеләнгән», - дип ассызыклады хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.

Реклама

Бутаева билгеләп үткәнчә, быелдан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча 500 млн сумлык өстәмә республика чаралары кертелгән. "Бу аз керемле, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие. Быел бюджет чыгымнары инде 223 млн сум тәшкил итте", - диде ул.

Моннан тыш, кереме яшәү минимумы түбән күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация арттырылган. Октябрьдә 4,5 мең кеше шушы компенсацияне алган, кереме яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә 50 процентлы компенсация 100 процентка җиткерелгән. Татарстан казнасыннан 45 млн сум акча шушы максатларга юлланган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев