Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Балалар иҗат үзәгендә "ХХl гасыр кулибиннары" бәйгесе узды

Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та  катнашты һәм үзенең фикерләрен җиткерде. 

Бүген балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” һәм  “Техник иҗат”  дигән республикакүләм бәйгенең район этабы узды. Бәйге дүрт номинациядә уздырылды. Укучылар сәламәтлек, промышленность технологиясе һәм робототехника, төрле типтагы технологияләр, транспорт дигән номинацияләр буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та  катнашты һәм үзенең фикерләрен җиткерде. Балаларның әлеге юнәлештә сәләтләрен үстерүдә районнан да финанс ярдәме булачагын ышандырды.  Иң яхшы дип табылган эшләр күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы район мәдәният йортында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев