Бал табышы былтыргыдан икеләтә күбрәк
Умарта сезоны төгәлләнеп килә. Бал аертуның иң татлы мизгелләре. Хәзер инде товарны сатып бетерәсе генә кала. Умартачыларга ярминкәләрнең башлануы кирәк. Шулай ук күмәртәләп сатуны да өмет итәләр. Бу хакта алар 18 августта уздырылган брифингта үзләре әйтте. Сөйләшү 2020 ел уңышы, балның сыйфаты һәм умартачыларның эшчәнлеге турында барды.
Рил Әхмәтҗанов, районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы:
– Умартачылар өчен 2020 ел, былтыргыга караганда, уңышлы килде. Бал да ике тапкырга күбрәк. 1 умартага уртача 20 кг тәшкил итәр дип көтәбез.
Районда 170 һәвәскәр умартачы бар. 5150 умарта исәпләнә. Район нәсел эшенә күчте. Ана кортны үзебездә үрчетсәк бик яхшы. 2 егетебез шуның белән җитди шөгыльләнә.
Мамадыштан 60 корт пакеты, токымлы 100 баш ана корт алып кайттык. Кәрәз рамнары яңартылды. Ике ай эчендә 71 кеше умарта кортларына паспорт ясатты. Калганнар да алсын иде. Бүген паспортсыз умарта үрчетеп булмый. Көз җитүгә умартачылар да төрле авыруга каршы көрәшә, талпаннан котылу өчен препаратлар кулланыла.
Ярминкәләр оештырылсын иде, балны күпләп сатарга чыгарасы килә. Быел паспортсыз беркем дә сәүдә итә алмый. Умарта кортын сатканда да паспорт сорала. Әлеге документ белән товарыңны теләсә кайда алып барырга мөмкин. Балавызны иң яхшысы белгән кешедән алырга киңәш итәм.
Илфак Нәҗмиев, Кәзкәй авылыннан умартачы:
– Умартачылык белән 2000 елдан шөгыльләнәбез. Аллага шөкер, эшебез яхшы бара. Корт сөте җитештерәбез. Ана кортлар үрчетәбез. Мөрәҗәгать иткән кешеләр белән тыгыз элемтәләрне сакларга тырышабыз. Корт пакетлары сатабыз.
Районда умартачылык өчен кирәк-ярак кайтып тора. Яхшы нәсел алу – иң беренче планда. Умартаны ачуга тирә-якка ташланган усал кортлар белән эшләү авыл җирендә җиңел түгел. Умарта корты яхшы бал бирергә, тыныч холыклы булырга тиеш. Умарталарны иректә, ачык һавада кышлатабыз. Салкын чорны табигый шартларда үткәргән, яхшы холыклы, тәмле, сыйфатлы бал биргән гаиләләрдән ана кортлар үрчетәбез. Алган кешеләрдән зарлану ишеткән юк, киресенчә, уңай сүзләр генә әйтәләр. Кат-кат киләләр. Тырышканда умартачылыктан зур гына керем алырга була.
Шундый теләгебез бар: һәрбер җирлектә бал бирә торган культуралар чәчелсен. Мондый таләп югарыдан куелса, хуҗалык белгечләре күтәреп алса, умартачылар да, халык та сөенер иде. Бал табышы өчен генә түгел, тирә-ягыбыз, табигатебез, кешелек дөньясы өчен кирәк бит. Күрше Башкортстанда
шундый культуралар күпләп игелә. Бездә дә бал кортлары өчен кирәкле культуралар тиешле күләмдә чәчелсен.
Тагын бер теләгебез: химикатлар белән эшкәртү бал кортлары да исән калырлык итеп оештырылсын иде. Экология
таләпләре үтәлергә тиеш дип саныйбыз. Бал кортлары өчен аз зарарлы, яки бөтенләй зыянсыз препаратлар чыгарыла хәзер. Кыргый шөпшәләр, башка төрле бөҗәкләр дә бар бит, шуларны да харап итмәсеннәр. Басуларны химикатлар белән эшкәрткәндә болар искә алынсын иде. Үзебезгә-үзебез зыян салмыйк.
Рил Әхмәтҗанов:
– Узган ел агуга эләгеп, 200 умарта кимеде. Быел басу агулаучы егетләр зыян китермәскә тырыштылар. Пучы ягында умартачы егет сипте агуны, төнлә бал кортлары ял иткән вакытта эшләде.
Ватсапта “Актаныш умартачылары” дигән төркем оештырдык. Бөтен яңалыкны шунда язышабыз. Кайда нәрсә агулау турында да хәбәр ителә. Бик уңайлы, заман мөмкинлеге. Эшебезне яхшырту, җиңеләйтү өчен җайлы. Теләгән барлык умартачыларны да шушы төркемгә алабыз, миңа элемтәгә чыксыннар.
Илдар Имамов, Актаныштан һәвәскәр умартачы:
– Әле күптән түгел генә шөгыльләнә башладым, шулай да 8 ел үтеп киткән. Безнең Актанышта умартачылыкка мөмкинлекләр җитәрлек. Шәйхразыевлар умарталарны төгәл һәм матур итеп ясый, бәясе дә кыйммәт түгел. Сортларны яңарту, токымнарны алыштыру өчен пакетларны Мамадыштан алып кайтып бирәләр.
Әлбәттә, район үзәгендә яшәүчеләргә үз авырлыгы бар. Яз җитү белән табигатькә чыгып китәргә тырышабыз. Кайда карабодай чәчелә, якын-тирәдә рапс юкмы икәнен белешәбез. Шундый уңайлы урын Богадыда булды, күп умартачылар шунда урнашты. “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаяновка рәхмәт, быел ул рапс чәчмәде. Якындагы “Саф” хуҗалыгы басуларында да рапс юк. Бал кортлары андый басуны бик ярата, чөнки анда шикәр күп. Ләкин рапсны агулыйлар, кортлар шунда үлеп кала. Иң мөһиме – басуларда бал бирә торган культуралар күбрәк үстерелсен.
Актаныш базарында умарта кирәк-
яраклары сату ноктасы урнашкан. Ләкин аны зурайтасы иде. Умарталарны күтәртә торган җайланмалар, тагылма арбалар кайтартырга кирәк. Умартачыларны бергә җыеп, тәҗрибә уртаклашу да зыян итмәс.
Күпләрне сату мәсьәләсе борчый. Бәлки бал ярминкәсе оештырырга кирәктер. Бәлки бергә җыйнап тапшыру урыны табылыр.
Базарда сатуда бал өзелми. Ләкин аңа контроль җитми. Узган елгы балны да эретеп алып чыгалар, рапс балын кушалар. Ачый торган, сыйфатсыз бал сатып, үзебезнең дәрәҗәбезне төшермик, халыкны алдамыйча, яхшысын гына тәкъдим итик.
Рил Әхмәтҗанов:
– Әйе, чыннан да, соңгы ике елда мондый күңелсез күренешләр еш очрый. Актаныштан бал алган идек, ачып чыкты, дигән сүзләр районыбызны бизәми. Быелдан контрольне көчәйтеп, чарасын күрә башлыйбыз, кешене алдаудан туктарга вакыт. Рапстан алынганы тиз ачый, Актаныш балы дигән рейтингка тискәре йогынты ясый. Актанышка читтән төрле кушылмалардан торган бал белән сатуга киләләр. Халык аның 60 проценты гына бал икәнен аңласын иде. Читтән кертүне тыйган төбәкләрне беләм, чыннан да, кемнең нәрсә алып килгәнен белмибез.
Татар Суыксуы, Түке, Иске Байсар авыл җирлекләрендә умарта тотучылар шактый. Халык, гадәттә, карабодай һәм юкә балы сорый. Рапсныкын сату авыррак.
Умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр күбәя. Әмма китап укып кына белеп бетереп булмый. Пенсиягә чыкканнан соң, кызыксыну арта. Аларга ярдәм итәбез, тәҗрибәле умартачыларга барып, гамәли яктан өйрәнсеннәр, дип киңәш бирәбез, булышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев