Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Бала – төп пассажир" профилактик чарасы узды

Чарада катнашучылар барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.

Бүген «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Л. М. Фазлиева, Актаныш районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Бала – төп пассажир!» исеме астында профилактик чара үткәрделәр.

ЮХИДИ инспекторлары шоферларның кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерә. Әлеге чара  балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. 

Чара барышында районның ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов балалар утырган автомашиналарны туктатып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртеп, пассажир балаларга махсус открыткалар тапшырды. 

Бүгенге көндә  махсус утыргычлар балалар имгәнүен һәм үлемен кисәтү буенча иң эффектив чараларның берсе булып тора.  Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөрес урнаштырганда һәм кулланганда, әлеге җайланмалар сабыйларның  юл-транспорт һәлакәте вакытында үлем, куркынычын якынча 70%ка ә 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балаларның үлемен якынча 54-80%ка киметә.

Хөрмәтле гражданнар! Юл йөрү  кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Юлларда сак булыгыз! Үзегезне саклагыз.

 

undefined

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев