Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

БАУЛЫГА БАРЫП, ИМТИХАН ТОТТЫЛАР

Баулы шәһәрендә классик шахмат буенча Кама аръягы гранпри ярышларының беренче этабы узды. Биредә балалар классик шахмат буенча көч сынашты. Бу ярыш мондый дәрәҗәле турнирларда бер дә катнашмаган кече яшьтәге шахматчыларга чыныгу, өйрәнү имтиханы булгандыр.


Ярышта 116 шахматчы үзара көч
сынашты: кызлар – 25, малайлар
– 51.
Өч көн дәвам иткән, өч төркемдә
үткәрелгән көрәшнең нәтиҗәләре
дә куанычлы.
Раяна Латыйпова, барлык көндәшләрен дә җиңеп чыгып, I урын
яулады. Кече яшьтәгеләрдән
Зөләйха Рахманова да I урынга
лаек булды. Зур ярышта әле беренче тапкыр гына катнашучы Самир
Сабиров кече яшьтәге малайлар
арасында II урынга чыкты.
Шахмат буенча Актаныш лидерларының берсе Данияр Латыйпов
олы яшьтәгеләр арасында уйнады.
40 көндәшен дә узып китеп, I урын
яулады.
Зурлар төркемендә малайлар һәм
кызлар бер төркемдә көч сынашты,
кызларга малайлар белән уйнарга
туры килде. Рәзилә Нәбиева матур
һәм көчле, ышанычлы уен күрсәтеп,
гомуми исәптә – III, 2008-2009 елгылар арасында II урын яулады.
Кечкенәләр төркемендә малайлар һәм кызлар аерым турнирда
көч сынашты. Ранил Ибраһимов,
үзенең перспективалы шахматчы
икәнлеген исбатлап, яшьтәшләре
арасында II урын яулады.
Кызлар арасында Валерия Сәлахованың да осталыгы арта бара,
ул – III урын иясе. Румия Имамова –
IV урында.
Раяз Хәсәнов һәм Иршад Моталлапов яхшы уен күрсәтеп, киләчәктә
Актаныш районының төп командасында уйный алуларына ышандырдылар.
Алсу Ибраһимова, Ләйсән Имамова балаларга ашарга әзерләп,
кайгыртучанлык күрсәтсә, Рифат Нәбиев һәм спорт мәктәбе директоры
Әнвәр Гафуров оештыру эшләрендә
булыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев