Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген "Ак инеш" бию ансамбле Казан Кремлендә узган тантаналы чарада катнашты

Бүген Казан Кремлендә Казанның 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе хөрмәтенә чара узды. Татарстанның иң күренекле ансамбльләре белән бергә районыбызның йөзек кашы булган "Ак инеш" бию коллективы да бәйрәмдә катнашып чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, инаугурация кичә, 2022 елның 15 мартында, Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашында узган иде.

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында үсеп килүче буынга да, тулаем яшьләр сәясәтенә дә зур игътибар бирелә. Ул ассызыклаганча, бу юнәлешкә, чыннан да, округның барлык төбәкләрендә дә зур игътибар бирелә.

«Без һәрвакыт Татарстан һәм Казанны яхшы яктан билгеләп үттек, анда бик яхшы оештыру дәрәҗәсендә төрле чаралар үткәрелә. Минемчә, нәкъ менә яшьләрнең зур чараларын уздыру тәҗрибәсе Казанга 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы булу мөмкинлеген бирде дә инде, - диде Олег Машковцев. - Казанны бу вакыйга белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм бөтен яшьләр исеменнән котлыйм. Планлаштырыла торган чаралар якты, эчтәлекле һәм иң мөһиме – безнең илләребез яшьләрен конструктив якынайтырга ярдәм итәр, дип ышанам. Төрле дин һәм төрле милләт вәкилләре тату яшәгән Казан һәм Татарстан кебек үк, алар 170тән артык илдән. Ышанам ки, сынатмабыз».

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай ук барысын да әлеге вакыйга белән котлады. «Мин безгә иң матур чаралар, иң җылы тәэсирләр телим», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев