Актаныш

Актаныш районы

В республике

Бүген Мари Суыксуы авылында республикакүләм Семык-2021 бәйрәме уза(фотолар)

Актаныш районының Мари Суыксуы авылы Семык бәйрәмен икенче тапкыр шулай олылап уздыра, беренчесе 2013 елда булган иде. Бүген авылга республиканың төрле районнарыннан мари халкы вәкилләре килде, кунакларның барысы да милли киемнәрдән, һәр тарафта марича сөйләм, милли көй-җырлар, шатлыклы авазлар яңгырап торды.

Актаныш районы татарлар  иң күп яши торган район. Башка милләт халыклары аз санда, бер рус авылы бар,  ике авыл- Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр. Мари Суыксуда милли үзәк төзелде, мәктәп эшли, балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирелә. Бүгенге Семык бәйрәмендә Мари Суыксуы авылы халкының борынгы йолаларны ничек саклауларын күрдек. Мәйданга килеп керүгә мариларның көнкүрешен чагылдырган ызба-өй каршы ала. Ишек алдына мич ясап куелган, эчендә ялкынланып утын яна, күмер төшүгә уңган хуҗабикә тәбикмәк пешереп кунакларны сыйлый. Самавыр чәе бары болыннардан җыелган шифалы үләннәрдән ясала. Ике халыкның дус-тату яшәвен раслап күршедә генә татар йорты, биредә дә кунакчыл мөнәсәбәт һәрьяклап сизелеп тора.
Семык бәйрәмен башлап җибәргән композициядә Мари Суыксуы авылының һәм “Йошто Памаш”-“Салкын чишмә”нең килеп чыгышы күрсәтелде. Кояш символын, хезмәт белән тормыш итүне олылау, каенга әверелгән кыз турында риваять театральләштерелде. Каен агачы тирәли әйләнеп изге теләкләр әйтү оештырылды. Күңелдә йөрткән хыялларны кабатлый-кабатлый каен ботакларына тасма бәйләүдә бар халык катнашты.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Семык бәйрәме белән котлап Мари Суыксу халкының хезмәт сөючән, булдыклы икәнлекләрен билгеләп үтте һәм үз милли телләрен, гореф-гадәтләрен саклап үрнәк күрсәтеп яшәүләренә рәхмәт белдерде.  
Бәйрәмдә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Россия мариларының милли-мәдәни автономиясе федерация Советы рәисе, Россия Федерациясенең милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы Лариса Яковлева, ТР Дәүләт Советының фән һәм мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Людмила Рыбакова катнашып, мәйдандагыларны сәламләделәр, милли- мәдәни тормышта олы хезмәт куйганнарга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
ТР Халыклар Ассамблеясы башкарма  комитеты Советы рәисе Константин Яковлев Ший Памаш” ансамбленә сәхнә костюмнары тектерү өчен акчалата бүләк-сертификат тапшырды. 
ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Олег Третьяков Актаныш районы җи тәкчелегенә, аеруча район башлыгы Энгель Фәттаховка мари милләтенә карата күрсәтелгән дусларча кайгыртучан, җылы мөнәсәбәткә рәхмәт белдерде. Мари халкына туган телне, гореф-гадәтләрне бала тууга ук сеңдереп үстерергә кушты. Шулай булганда тел дә, милләт тә югалмаячак.
Рәсми өлештәне соң сәхнәгә төрле район вәкилләре күтәрелде, җырлап-биеп үз талант-сәләтләрен күрсәттеләр. 
Кече сәхнәдә “Мари гүзәле” бәйгесе узды. Батырларны ачыклый торган гер күтәрү, җилем киеп еракка куелган бүләкне алу, авыр кием киеп узышу кебек ярышларда теләгәннәр үз көчләрен сынады.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев