Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген март ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды

"Ат" сыны ияләре район башлыгының 40 мең сум күләмендәге премиясенә лаек булдылар. 

Бүген авыл җирлекләре һәм хуҗалыкларда терлекчелек тармагындагы март ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре терлек саннары, сөт һәм ит җитештерү буенча анализ ясады. Эш күрсәткечләре югары булган хуҗалыклар да, артта сөйрәлүчеләр дә аталды.

undefined

Югары сөт бирүчән сыерлар булдыруда алты айга кадәр булган бозауларны тиешенчә тәрбияләүнең мөһимлеге ассызыкланды. Бозаулар алты айга җиткәндә ике центнер авырлыкта булырга тиеш дип басым ясалды. 

Март ае нәтиҗәләре буенча "Ат" сыны "Чишмә" агрофирмасына  тапшырылды. Алар район башлыгының 40 мең сум күләмендәге премиясенә лаек булдылар. 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев