Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Әнәктә Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды

Аннары кунаклар «Бабайда кунакта» ял паркын әйләнеп узды.

Татарстан Республикасы Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә туган авылы Әнәктә бронзадан бюст куелды. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан бүген, 26 август көнне биредә халык өчен зур бәйрәм оештырылды.

“Бабайда кунакта” ял паркының исеме шулай атала. Ул да шушы көннән рәсми төстә кулланылышка тапшырыла. Казан артистлары ачык һавада күңелле концерт куйды.Халык тамашага сусаган, бала-чага кечкенә фонтаннар янында кайнаша. Әнәк һәм Пучыны тоташтырган күпер халык агымын күзәтә. Җәяүлеләр өчен хозурланып йөрер кызыклы урыннар шактый биредә. Шушы ук җирдә Шәрип Шәймиев музее. Аның да тамашачысы күп булгандыр. Кызыксыну көчле.

Чара театральләштерелгән тамаша белән башланды. Бүгенге көн героеның балачак эзләре, әти-әнисе белән аралашуы, элекке чорлар кайтавазы күңелләрне чорнап алды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Паньшин халык алдында чыгыш ясадылар.

«Бүген күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, „Ватан алдындагы казанышлар өчен“ ордены Тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачыла. Республика өчен бу истәлекле көн», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу вакыйганың ТАССРның 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Татарстан халкы моны югары бәяли. Минтимер Шәймиев проектларны уңышлы тормышка ашырды», — диде.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин. 

Чарада фронтовик-шагыйрь Нур Баянның һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында чәчәкләр салынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев