Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген – Нәүрүз бәйрәме

21 март - бүген табигатьтә көн белән төн тигезләшкән көн.

Татарларда һәм төрки халыкларда Нәүрүз исеме астында билгеле булган Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү гореф-гадәте бар. Төрле сәбәпләр аркасында, без григориан календаре буенча яшибез. Ул календарьга ышансаң, «Яңа ел» 31нче декабрьгә туры килә, күпләр өчен кыш уртасында «яңа ел»ны каршы алу үзенә бер мәгънәсезлек буларак күренә. Безнең бабаларыбыз яңа елны, кимендә 7 мең ел дәвамында – яз көннәрендә, көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр һәм ул 21нче мартка туры килгән.

Ул көнне үткәрелгән бәйрәм бәйгеләрендә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә торган булганнар. Анда алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярышканнар. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелгән. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев