Актаныш

Бүген Татар Ямалы авылында беррәттән ике һәйкәл сафка басты

Ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчыларының хезмәте зур

Бүген Татар Ямалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты. Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган  һәйкәл авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан. Бүгенге көндә Татар Ямалы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә. Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчыларының да хезмәте зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: