Актаныш

Бүген Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә ачык шахмат турниры уза

Бүген 150 дән артык бала рапид буенча ярыша. 

Бүген балалар иҗат үзәгендә Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә ачык шахмат турниры башланды. 

Чараны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты, көч сынашучыларның барысына да уңышлар теләде. 

Бүген 150 дән артык бала рапид буенча ярыша. Катнашучыларның географиясе шактый киң. Ара ераклыгыннан курыкмыйча, Свердловский өлкәсеннән дә, Удмуртиядән дә, Башкортстан республикасыннан да командалар килгән. Иртәгә блиц ярышы узачак. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: