Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Актанышка эшлекле сәфәр белән килде

Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде.

Бүген районга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җаббаров эшлекле сәфәргә килде. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде.

Министр иң элек "Әнәк" агрофирмасының машина - трактор паркында булды. Агулы химикатлар сиптерү өчен эремә ясау урыны белән танышты.  Басуда хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аларга республикада эшләп килүче барлык программаларда да катнашырга киңәш итте.

Актаныш сөт комбинаты җитештергән продукция белән якыннан танышты. Технология техникумында булып, эшчәнлекләренә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев