Актаныш

Бүген Яңа Кормаш авылында Кышкы Сабантуй гөрләде

Эх, күңелле кышкы сабантуйлары

Бүген Актаныш районының Яңа Кормаш авылында «дер селкеткән» кышкы сабантуе булды.

Бу көнне чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самоварларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде.  Кышкы сабантуйга җыелган һәркем җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Көн дәвамына сузылган әлеге чара бер сулышта үтеп китте. Ярышта катнашкан беркем дә бүләксез калмады.

Гомумән алганда, Яңа Кормаш авылында оештырылган кышкы Сабантуй тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде. Чара ахырына якынлашкач та, халык мәйданны буш калдырырга ашыкмады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 февраль 2021 - 22:20
    Без имени
    Молодцы булдырасыз🙏🙏👍👍👍