Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Биектау районында тәмәке төпчеге аркасында ике кеше үлгән

Кичә кич Биектау районының Сосновка авылында Үзәк урамда янгын чыккан. Сак хезмәтенең 101 номерына шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән.

Янгын 200 кв.метр мәйданга зыян китергән. Ашыгыч хезмәтләр янгынны тиз арада сүндергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгында 98 яшьлек хатын-кыз һәм аның 68 яшьлек туганы үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев