Актаныш

Биектау тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды

Ачылыш тантанасына Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.

Биектау районы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсе ачылды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  биектаулыларны яңа сырхауханә белән тәбрикләде. «Күптән сорый иде биектаулылар: Казан белән янәшә яшибез, ә үзебездә аппаратура да җитми, урын да әз, дип. Федераль программа нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны ачып җибәрәбез», — диде. 

Парламент башлыгы төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Бик профессиональ итеп төзегәннәр», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин сырхауханә төзелешенә 350 млн сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте. 

Ул Биектау районының табиблар белән 95 процентка тәэмин ителгәннәрен искәртте. «Бүгенге шартларда бу яхшы күрсәткеч. Без ак халатлы кешеләргә ковид шартларында куркыныч, кыю, җитди эшләре өчен рәхмәтлебез», — дип белдерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин табибларга кешеләрне прививка ясатырга үгетләүләрен сорады. «Татарстанда 2 млн нан артык кеше вакцинацияләнгән. Ә калганнар йоктыра алуына борчылып, киеренке йөриләр. Сезне, табибларны, тыңласыннар. Әле авырмаган кешеләрне сакларга кирәк, үгетләргә тырышыгыз», — диде.

Яңа сырхауханә сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән. Мәйданы 2723 квадрат метр булган өч катлы сырхауханә төзелешенә 350 млн га якын сум акча сарыф ителгән.

Яңа сырхауханәгә яңа модельдәге КТ, рентген аппаратлары, маммографлар, УЗИ, стоматология җайланмалары кайтарылган. Медицина учреждениесе 124 торак пункттан 52 683 кешене кабул итәчәк. 61 табиб һәм 68 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: