Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак

 Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина республикада Бөтенроссия халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясатканын яисә авырып терелгәнен әйтте.

«Росстат халык санын алганда Роспотребнадзорның коронавирустан саклану таләпләрен үтәячәк. Сораштыру уздыручы кешеләрнең битлекләре, перчаткалары булачак. Алар барлык профилактик чаралар белән таныш», — диде Наталья Гатауллина.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстан буенча 8,5 меңнән артык кеше катнашачак. Халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев