Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Буран чыгу сәбәпле, ЮХИДИ алдагы тәүлектә торак пунктлардан читкә китмәскә киңәш итә

Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә.

 Һава шартларының бозылуына бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе киләсе тәүлектә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе һәм күрү ераклыгының начараюы көтелә, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мондый һава торышының машина йөртүчеләр өчен бик куркыныч булуы хакында кисәтә.

Реклама

«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик тә игътибарлы һәм сак булырга чакыра», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Трассада тиешле тизлек сайларга, кискен һәм уйланмаган маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә кирәк. Балалар автокреслода утырып барырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев