Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Автобуслар хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән торгызылачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда буран аркасында автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автомагистральләре буенча шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

«Волго-Вятскуправтодор» агентлыгына сөйләүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казахстан чигендә Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлы; М7 юлында Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юллары  өлешчә ябык булачак.

Трассаларда тәүлек буе 150 берәмлек юл техникасы эшли, авария бригадалары кизү тора.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә машина йөртүчеләрдән торак пунктлардан читкә чыкмауларын, ә юлда штаттан тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 номерына шалтыратуларын сорыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев