Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 42 авыл мәктәбе җиһазлары яңартыла

Быел Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарында мәктәпләрнең спорт заллары яңартылачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 42 авыл мәктәбендә быел җиһазлар яңартылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«Быел 42 белем бирү оешмасы 47 млн сумга матди-техник базасын яңартачак», — диде ул.

Министр узган ике елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 139 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре булдырылганын әйтте. «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» предметлары буенча укыту җиһазлары сатып алынган. Шахмат зоналары булдырылган. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен яраклаштырылган гомум белем программалары буенча белем бирүче 19 оешмада ике ел эчендә хезмәт остаханәләре, педагог-психолог, укытучы-дефектолог, логопед кабинетларының матди-техник базалары яңартылган. 

«Мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту үсеш үзенчәлекләре булган балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырыр дип уйлыйбыз», — диде Рафис Борһанов.

«Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында 2019-2020 елларда Татарстанның 12 авыл мәктәбендә спорт залларына ремонт ясалган. Быел бу максатларга 8,5 млн сум акча бүленгән. Бу акчалар Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарында мәктәпләрнең спорт залларын төзекләндерүгә сарыф ителгән.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев