Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллы мәктәбендә укучы кызлар сугышкан, берсе хастаханәдә ята

Мәктәп администрациясе исә баланың анасы вакыйганы күпертә дип саный.

Чаллы мәктәпләренең берсендә алтынчы сыйныфта укучы кызлар сугышкан. Ике кыз сугышканны өченчесе карап торган. Хәзер бер бала хастаханәдә ята. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Хастаханәдә ятучы кызның әнисе баласын кыйнадылар дип бара. Кыйнаган кыз профилактик хисапта торган, дип сөйли. Ул судка барырга җыена.

Мәктәп администрациясе сугыш булмады дип саный. Алар видеокүзәтү камерасы кадрларын караган. 

Мәктәптә беренче уку көне алтынчы сыйныфта укучы кыз бала өчен хастаханә белән тәмамлана. 11 яшьлек кыз бу мәктәпкә быел гына күчкән, сыйныфташлары белән дә беренче тапкыр очрашкан. Гади генә кисәтү өчен аны яшьтәшләре кыйнаган, диелә бу хәбәрдә.

«Кызым шалтыратып, үзен кыйнауларын сөйләде. Мин мәктәпкә килдем, алар завуч янында иде. Алар белән профилактик әңгәмә уздырганнар. Миңа балаларның берсе хисапта тора диделәр. Завуч та, директор да берни эшләмәгән», — дип сөйли баланың анасы.

Аның кызының эченә өч тапкыр типкәннәр, ике тапкыр аркасына типкәннәр. Бала авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар һәм баланы экстрен рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер кыз хастаханәдә ята.

Бала әнисенә шалтыратып зарлана. «Минем эчем авырта, кендек янында, эчемнең асты да авырта. Әни, минем эчемә суккач, хәлем китте. УЗИдан соң тагын да начарланды. Хәзер эчем бик авырта, чыдап булмый. Бик авырта», — дип сөйли бала телефоннан.

Аны Кама балалар медицина үзәге табиблары дәвалый. Чаллыдагы Сәламәтлек саклау идарәсендә баланың гомеренә куркыныч янамавын әйткәннәр. 

Мәктәп администрациясе исә баланың анасы вакыйганы күпертә дип саный. Директор сүзләренчә, алар видеокүзәтү камерасы язмаларын караган, шаһитларны сораштырган. Җитди сугыш булмавы ачыкланган. Директор сүзләренчә, балаларның берсе дә профилактик хисапта тормый.

«Бу сыйныфта укучы кызлар аңа „син нинди кечкенә“ дигән. Ә яңа кыз аларга бик үк яхшы булмаган сүз белән җавап биргән. Менә шуңа күрә низаг чыккан. Берсе типкән, икенчесе җавап биргән. Монда сугыш та, көрәш тә булмаган», — ди директор.

Җәнҗалда катнашкан балаларның ата-аналары очрашып сөйләшмәгән. Имгәнгән баланың гаиләсеннән гафу үтенүче дә юк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/04-09-2021/chally-m-kt-bend-ukuchy-kyzlar-sugyshkan-berse-hastahan-d-yata-5836291

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев