Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллыда COVID авырулы ир-егет 5 нче хастаханәнең өченче катыннан егылып төшеп үлгән

Табиблар ярдәм итәргә тырышса да ир-егетнең гомерен саклап кала алмаган.

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә 48 яшьлек ир-ат һәлак булган.  «Челнинские известия» газетасына хәбәр итүләренчә, пациент 5нче шәһәр хастаханәсенә БСМП дан күчерелә. Тәнендә бәрелгән-сугылган урыннары күп булу өстенә, ир-ат коронавирус белән дә авырган.  Төнлә коридордагы тәрәзәне ачып, авыру өченче каттан урамга сикерә. Медицина хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм күрсәтсә дә гомер шулай аяныч өзелгән. Соңыннан пациентның исерек булуы ачыкланган. Бу хәл 17 июльдә үк булган. Әмма бүгенгә кадәр әлеге вакыйга турында мәгълүмат чараларында хәбәр ителмәде.  


5нче санлы шәһәр хастаханәсе 25нче июньнән COVID-госпиталь итеп үзгәртелде.   

Чыганак https://chelny-izvest.ru/news/proisshestviya/pyanyy-patsient-kovidnogo-gospitalya-v-naberezhnykh-chelnakh-pogib-vyprygnuv-iz-okna

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев