Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чишмә авылында яңа кибет сафка басты

Хәзер барысы да өй янында. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә уңайлы.

Актаныш районының Чишмә  авылында “Авыл кибете” республика максатчан программасы буенча, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.

- Чишмә авылы яныннан Кар кызы белән үтеп барганда, биредә нинди тамаша икән, халык күп җыелган дип, сезнең янда тукталырга булдык. Сездә бүген зур шатлыклы вакыйга, яңа кибет ачыла икән. Кибетегез гөрләп эшләсен, сәүдә уңышлы барсын, кибет киштәләре төрле товарлардан сыгылып торсын, халкыгыз бай, сәламәт булсын, - дип сүзен башлады тантанага килгән Кыш бабай.

Авылның үзешчәннәре халыкны матур җырлары белән сөендерде.

Тантаналы төстә кызыл тасманы кискәннән соң, халык кибеткә узды. Биредә иң кирәкле товарлар куелган, барысы да тазә, ассортименты бай. Иң мөһиме, җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев