Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Covid-19 сәбәпле, Татарстанның үзмәшгульләренә 140 млн сум салымнарын кайтарганнар

Республикада үзмәшгульләр саны 72,6 мең кеше тәшкил итә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 2020 ел башыннан «Минем салым» системасында 15 меңнән артык татарстанлы теркәлгән, республикада үз-үзләрен тәэмин итүчеләр армиясе 72,6 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Салым федераль хезмәте идарәсенә үз-үзенә эшләүче гражданнарга субсидияләр бирүгә, алар тарафыннан 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны каплауга 1,6 млрд сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта, Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада үз-үзләренә эшләүчеләргә 140 млн сумга якын акча түләнгән», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Салымнарны кире кайтару турындагы карар Covid-19 пандемиясе шартларында ярдәм итүнең бер чарасы буларак кабул ителде. Шулай ук үзмәшгульләргә 12,1 мең сум күләмендә «салым капиталы» бирелә. Алар аның хисабына үз акчаларын сарыф итмичә, ел ахырына кадәр салым түли алачак. Салым капиталы гамәлдәге «салым бонусын» арттыра, ул автомат рәвештә 10 мең сум күләмендә бүленеп бирелә.

Үзмәшгуль кешеләр өчен «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге»нең «Минем бизнес» үзәгендә һәм «Проверенный бизнес» интернет-ресурсы белгечләрендә бушлай консультация ярдәме алырга мөмкин. Иминият кертемнәрен түләү, кушымталарны файдалану һәм килешү буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү механизмы мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

Tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев