Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дачаны сатып алганда татарстанлылар 260 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара ала

Яңа сезонда гамәлдә булачак төп яңалыклар турында парламентарий турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

«Дача амнистиясе»нең гамәлдә булу срогы чираттагы тапкыр озайтылды, ул 2021 елның 1 мартында бетәргә тиеш иде. Моннан тыш, дачаны сатып алган вакытта салым чигерүе акчасын рәсмиләштерергә була. Бүген «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтында Татарстан бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен әлеге һәм башка яңалыклар турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

«Гражданнарның шәхси бакча һәм торак йортларга хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тагын биш елга — 2026 елның 1 мартына кадәр озайтылды. „Дача амнистиясе“ башланганнан бирле 14 млн күчемсез милек объекты рәсмиләштерелгән. Бакчачылар һәм яшелчәчеләр ширкәтләре почта элемтәсе һәм үз әгъзаларына хәбәр итү чыгымнарын алып барудан азат ителде. Бу акчаны янга калдырырга һәм аларны башка максатларга юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк. Тагын бер яңалык - салым чигерүе акчасын алу мөмкинлеге», - диде парламентарий.

Элек салым хезмәткәрләре дачаны сатып алу белән бәйле рәвештә керем салымыннан акчаны кире кайтарырга тырышучыларның барысына да катгый рәвештә баш тарткан, чөнки бакча кишәрлекләрендә йортлар торак сатып алганда милеккә салым чигерүе кайтару шартларына туры килмәгән.

2020 елның сентябрендә РФ Финанс министрлыгы яңа аңлатмалар бастырып чыгарды. Алар нигезендә әгәр йорт 2019 елда яки соңрак рәсмиләштерелгән булса, салым чигерүе биреләчәк. Кайтарырга мөмкин булган максималь сумма 260 мең сум тәшкил итә.

Реклама

Моннан тыш, узган елның маенда «Россия гражданнары тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында»гы законга үзгәрешләр кертелде. Бакчачылар бакчачылык ширкәтләре чикләрендә урнашкан гомуми файдаланудагы күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве турында гариза бирү өчен ширкәтнең бер вәкилен сайлый ала. Ул рәис булмаска тиеш. Шулай ук бакчачылар яңа сезонда җыелышларда электрон чаралар ярдәмендә читтән торып, әйтик, интернет сайтларында, тавыш бирә ала. Бер яктан, яңалык җыелышлар үткәрү тәртибен гадиләштерә, икенче яктан - беркетмәләрне фальсификацияләүгә юл куймый.

Наталья Рыбакова 

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев