Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дәвалаучы Ринас Шиһапов:«Төнлә өстемдә йонлы җеннәр сикерә, кайберләрен тибеп очырам»

"Интертат" электрон газетасы дәвачы Ринас Шиһапов белән кызыклы әңгәмә урнаштырган. Ринас әфәнде коронавирусның кайчан бетәчәген дә телгә ала, бу зәхмәтнең ни өчен килеп чыгуы турындагы фикерләре дә кызыклы.

Ринас Шиһаповның өеннән кеше бер дә өзелми: кем бөтен табибларны йөреп, интегеп, дәвасын таба алмыйча ничарадан-бичара соңгы өметен аклап булмасмы дип килә, кем «чукрак» телефоннан ишетеп, борчыган проблемасы турында сөйләргә, киңәш алырга йөри. Дәвалау сәләтенә ия булган җырчы янына үзем дә барып карарга булдым.

Ринас абыйны моңарчы җырчы буларак, берничә клибын күреп, җырларын ишетеп кенә белә идем. Үзе әйтмешли, «чукрак» телефон кешедән-кешегә тарала бит ул, аның дәвалаганы турында белеп алдым һәм үзе белән элемтәгә кереп, Казаннан ерак түгел урнашкан өенә бардым. Дөрес, «бүлнис»тәге кебек приемга түгел, күзгә-күз сөйләшер өчен.


Ринас абыйның өе иркен, бусагадан узуга ялтырап торган җып-җылы кафельгә атлап керәсең, ә өй эчендәге пөхтәлеккә, аклык-сафлыкка карап торып, кая килгәнеңне дә онытып җибәрәсең… Ринас абый өенең дизайнын үзе теләгәнчә ясаган булып чыкты. Ә бер почмакта чәй пакетлары тора иде. Аны махсус состав белән үләнчеләр җыеп китерә икән. Шундый үләнле-сөтле чәй белән дә сыйланып алдык. Тәме, дөрестән дә, бик үзгә. Тәмле булса да, иң мөһиме — шифалы, ди.

Ринас абый: «Әйдә, сорауларыңны бир», — димәсә, күзләрне тегендә-монда йөртеп, бүлмә белән танышып дигәндәй, онытылып китә язганмын…

«Бер ай комада яттым, шунда бөтенесен өйрәттеләр…»
— Дәвалау сәләте табигатьтән килгәнме сезгә?

— Дәвалау — нәселдән-нәселгә килә торган сәләт. Әни ягыннан дәү әнием өшкерүче булган. Сугышка кадәр Ульяновск, Питердан тройка атлар белән килә торган булганнар. Репрессияләр вакытында дәү әниләргә качып яшәргә туры килгән. Аның туганы Мөхәммәтзакир абый Мәскәүдәге Кремльдә зур урында эшләгән. Ул вакытта дәвалаучыларны яратмаганнар, ләкин Мөхәммәтзакир абый булганга күрә дәү әнигә тотынмаганнар.


Дәү әнигә дәрәҗәле кешеләр йөри башлагач, инде бөтенләй дә тимәгәннәр. Районның беренче сәркатипләре дә анда дәваланган хәтта.

Яшь чагымда бу тарихны беркемгә дә сөйләмәдем. Без гаиләдә ун бала үстек. Мин туганчы әнинең биш баласы булган. Дәү әни үләр алдыннан: «Кызым, тагын биш бала табарсың. Сигезенче балаң малай булыр. Ул балада минем сәләт уяныр, 15-16 яшьтә үлеп-терелеп алыр. Сакла син аны. Шайтан коткысы ябышып, аны алып та китәргә мөмкиннәр», — дигән. Туксанга җитте, башы киткәндер инде, дип эченнән уйлаган әни.

Дәү әни ничек әйтеп калдырган, барысы да чынга ашкан: көне-көнгә, елы-елга. 16 яшь тулганда чыннан да минем хәлем начарланды, аңымны югалтып егылдым. Мәрткә киткәнмен. Бер айдан соң гына уянганмын. Бер ай йокы бер сәгать кебек кенә тоелды…

— Мәрткә киткәч, теге дөньяга алып киттеләрме?

— Миңа барысын да күрсәттеләр, өйрәттеләр. Нәрсә күрсәткәннәрен, өйрәткәннәрен әйтергә ярамый. Аннан мине дәү әни каршы алды. Таякларын тотып килеп чыкты. Ап-ак яулыктан иде. «Улым, кил. Синең вакытың җитте», — диде. Менә шунда миңа: «Синең вазифаң — кешеләр дәвалау», — дип аңлаттылар.

Минем бер тамчы да кеше дәвалыйсым килмәде. Әти ягыннан — танылган табиблар, әни ягыннан артист туганнарым бар. Дәү әни ягыннан туганым — Исламия апа Мәхмүтова. Минем дә артист буласым килде.

17 яшемдә Алабуга хореография училищесының хореограф-педагог, балетмейстер белгечлеген тәмамладым. Мәдәнияткә тартылдым. Көннәрдән бер көнне дәү әни таң атканда таягы белән башыма сугып китте…


— Төштәме бу?

— Төш тә түгел, өн дә түгел. Караватта ятканда уянып киткәнемне беләм. Бөтен дөньяга кояш нурлары таралган иде. Дәү әни шул яктылыктан килеп чыкты, миңа карап торды. Авызы селкенми, күзе белән генә карый. Нәрсә әйткәне колагымда ишетелә. «Мин бит сиңа кешеләрне дәваларга тиешсең дип әйттем», — дип ачуланып карап торды да таягы белән сукты. Шул сукканнан соң бер атна җилкәм авыртты. Сукканы физик яктан сизелде. Көзгедән карыйм — күгәрек урын (синяк) юк.

Шуннан соң мин медицина өлкәсенә күчтем. Озак еллар мануаль терапия белгечлегенә укыдым. Краснодарда Кытайдан килеп укыталар иде, шуны ишетеп алып, берәр ай анда торып, укып кайттым. Соңрак Мәскәүдә, Кытайда стажировкалар үттем.

Җиде ел Кытайга барып көнчыгыш медицинаны (Тибет медицинасын) өйрәндем. Яшь чакта гаиләне туендырырга да, балалар үстерергә дә, укырга да хәл булган. Хәзер алай тормыш куып булмый шул. Оныкларны карап, салмак кына яшәргә тырышам.

«Кешеләрне дәваламасам, өстән җәзасын бирәләр»
— Кем Кытайга барырга кушты?

— Өстән хәбәр килде. Дәү әни яп-якты кояш нурларыннан килеп чыкты да: «Мин бит сиңа ерак юллар көтәчәген әйткән идем. Кая барасың белдең. Нигә һаман утырасың, нигә бүтән якка барасың?» — диде. Кытайга барасын белә торып, белем алыр өчен йә Тайландка, Мисырга, Согуд Гарәбстанына бардым. Ә дәү әнигә башка белем кирәк, күрәсең.


Кытайга килеп төшкәч, үземә кирәк кешеләрне эзләдем. Өстән миңа кая барасын, нәрсә сорыйсын, ни кирәген аңлаттылар. Кытайча белмим бит инде. Рус телен белгән гид таптым, акча түләдем дә, бер тау битендә урнашкан буддистлар храмына юнәлдем. Ул храмда буддистлар да, христианнар да, мөселманнар да бар.

Храмга килеп керүгә әфлисун төсендәге халаттагы бер буддист (гуру) каршы алды. Мине күрүгә башын иде. Мин дә аңа шулай ук җавапладым. Аякларым янына килеп иелде. Нәрсә эшләгәнен аңламыйча торам. Гидтан тәрҗемә итүен сорыйм. «Ул сезне хөрмәтли. Сез монда булгансыздыр», — ди. Кайдан чыгып? Шул кеше мине төшендә күргәнен әйтте: «Аны өстән юл күрсәтеп монда китерделәр», — диде. Минем килгәнне инде белеп торганнар.

Милли киртә юклыгын аңладым. Миңа аларның энергия белән идарә итүдәге белемнәре кирәк булган икән. Кешеләр аны ун елда өйрәнә, мин ун көндә өйрәндем. Миңа ул тиз бирелде. Гид та: «Син инде өлгергәнсең. Кара да эшлә», — дип тәрҗемә итте.

— Тәрҗемәче аша өйрәндегез, димәк?

— Тора-бара тәрҗемәченең кирәге чыкмады. Гуру күземә карап тора — мин аны аңлыйм. Уйларын ишетә башладым. Энергия бәйләнеше булганда тәрҗемәче дә кирәкми. Кулы белән ишарәләр ясый, карашыннан ук нәрсә теләгәнен аңлый идем. Елына 2-3 тапкыр барып йөрдем. Халык медицинасы, үләннәрне дә өйрәндем.

Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмый. Бу хакта туганнарым гына белә иде.

— Өйрәнеп кайтуга дәвалауга ябыштыгызмы?

— 30 яшь тулгач, кешеләрне дәвалый башладым. Баштан Базарлы Матакта кабул иттем. Кешеләр нәтиҗәсен күрүгә, биләп алдылар. Хәзер анда кайтырга да куркам — шимбә-якшәмбе кеше килеп тула, Сабантуйга килгәннәрмени диярсең. 30-40 машина килеп туктаган була. 

Интервьюны тулысы белән әлеге сылтамага кереп укыгыз https://intertat.tatar/news/society/14-12-2021/d-valauchy-rinas-shi-apov-t-nl-stemd-yonly-enn-r-siker-kayberl-ren-tibep-ochyram-5845015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев