Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЭЧМӘ, ӘНИ: 5 ел айнымаган ананы республика "Аеклык ноктасы" аша дәвалап гаиләсенә кайтарганнар

"Бер аягым белән гүрдә идем инде!» -Флера Гаффарова (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) шешәле үткәнен бүген әнә шулай дип искә ала. Баш салып эчкән биш ел гомерен – тормышының иң кадерсез, әрәм чоры дип атый ул хәзер. Әмма мондый фикергә килгәнче бик нык тырышырга – үзе әйтмешли, «үлеп» терелергә туры килгән аңа.

«Ирем фаҗигале рәвештә үлеп китте. Өч һәм биш яшьлек балам белән япа-ялгызым калдым. Баштарак үземне кулга алып, балаларымны ничек тә аякка бастырып, кеше итәчәкмен, дип тырыштым. Кибеткә эшкә чыктым. Әмма хәсрәтем барыбер онытылмады. Торган саен көчәя генә барды. Депрессия дә булгандыр. Аны хәзер кем белсен инде… Тынычлап йоклау өчен, һәр кичне берәр чәркә хәмер эчеп куя башладым. Шулай итеп шешәгә үк үрелүемне сизми дә калдым», – дип искә ала ул эчкечелек сазлыгына баткан көннәрен. Тора-бара хәмер аның өчен онытылу чарасына гына түгел, яшәү мәгънәсенә үк әверелә. Флераның балаларында да гаме калмый. Эштән дә куалар. Аны аналык хокукыннан ук мәхрүм итмәкче булалар. «Туганнарыма рәхмәт. Кул селтәмичә, балаларымны да, үземне дә саклап калдылар. «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга күндерделәр. Үз-үземне җиңү бик авыр булды. Әмма мин моны булдырдым», – дип сөенә бүген Флера. Бүген ул – бөтенләй башка кеше. Тормышка башкача карый, балаларының, иң мөһиме, үзенең сәламәтлегенең кадерен белә.

 

Республика күләмендә исә, Флера ханым кебек, эчкечелек сазлыгыннан котыла алган гүзәл затлар шактый. Аларның күбесе Татарстанда 2015 елдан бирле тормышка ашырылган «Аеклык ноктасы» проектында катнашып айныган. Республика наркология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева сүзләренә караганда, проект эшләп килгән дүрт ел дәвамында анда барлыгы 246 хатын-кыз катнашкан. Шуларның 202се (катнашучыларның 82 проценты) – дәвалау курсын тулысынча узып, туры юлга баскан. 472 баланы ятимлек ачысыннан саклап калганнар. «Проект тормышка ашырыла башлаган гына чорда анда фәкать хатын-кызлар гына катнашкан булса, соңгы елларда «Аеклык ноктасы»нда ирләре белән бергә катнашучылар да күзәтелә башлады», – ди Резеда Хаева.

 

Ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, гүзәл затның баш салып эчә башлавы – икеләтә бәла. Соңгысы хәтта куркынычрак та. Галимнәр тарафыннан уздырылган күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр. Бүген Республика наркология диспансерында эчкечелек буенча исәптә торучыларның да дүрттән берен хатын-кызлар тәшкил итә. Аларны дәвалау өчен 45 койка исәпләнгән. Ни кызганыч, бүген аларның барысы да тулы икән. Резеда Хаева хатын-кызларны эчкечелек юлына этәргән иң төп сәбәпләрнең берсе дип гүзәл затларның күп нәрсәне, бигрәк тә гаиләдәге проблемаларны күңеле аша үткәрүен, стрессларга тизрәк бирешүен атый. «Иренең хәмер белән дус булуы, эштә яки тормышта авыр хәлдә калуы аркасында шешәгә үрелүчеләр дә бар», – ди ул.

 

Республикада дүртенче ел рәттән гамәлгә ашырылучы «Аеклык ноктасы» проекты да хәмер белән «дуслашкан» хатын-кызга әнә шушы үзенчәлекләрне истә тотып, төрле яклап ярдәм күрсәтүне күздә тота. Эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән дәвалаудан тыш, әлеге гүзәл затларга психологик ярдәм дә күрсәтелә. Узган ел коронавируска бәйле вазгыять аркасында проект туктатылып торды. Хәзер исә ул кабат тулы куәткә эшли. Быел әлеге проект кысасында республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче (таблицада. – Д.Г.) 80 хатын-кыз дәвалана. Алар барысы да диярлек балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Күбесенә аналык хокукыннан мәхрүм ителү яный. «Проектта катнашу өчен хатын-кызның, иң беренче чиратта, айнырга теләге булырга тиеш», – ди республиканың баш наркологы. Хатын-кызның эчкечелек юлына аяк басуын кисәтүче иң төп шарт дип гаиләдәге иминлекне атый белгеч. «Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, күркәм традицияләр хөкем сөргәндә, эчкечелек кебек ямьcез күренешләргә урын калмый. Балаларның да балачагы бәхетле була», – ди Резеда Фәтхулловна.

 

Быел «Аеклык ноктасы» проектында катнашучылар:

Казан- 11,

Чаллы, Түбән Кама 8әр,

Әлмәт 7,

Яшел Үзән 4,

Балык Бистәсе, Чистай 3әр,

Азнакай, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай, Теләче- 2шәр,

Әгерҗе, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән, Ютазы- 1әр. Актаныш районыннан әлеге проектта катнашучы юк.

Динә Гыйлаҗиева.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/08/61540/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев