Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Энгель Фәттахов: Марафонга үз өлешен керткәннән беркем дә кимеми дә, ярлыланмый да

Быел да райондашларыбыз игелек кылуда зур активлык күрсәтте. "Игелек марафоны"на район башлыгы Энгель Фәттахов старт бирде.

Энгель Фәттахов район җитәкчеләренә әлеге марафонга саллы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 
 

-    Районда үткәрелә торган марафонга без бәйрәмгә килгән кебек киләбез, рухи яктан чистарып, баеп кайтабыз. Элекке буын кешеләренең тормышы белән чагыштырганда бүгенге көнебез оҗмахка тиң. Әмма янәшәдә генә сәламәтлеккә туймаган 2 меңнән артык инвалид, 70тән артык инвалид бала яшәгәнен онытмасак иде. Кулыбыздан килгәнчә шушы райондашларыбызга ярдәм итәргә кирәк. Инвалидлар белән эшләүче җитәкчеләр аларның проблемаларын безгә җиткереп тормаса белми дә калыр идек. Районда урын өстендә ятучы балалар янына барып, быел да аларның, гаиләләренең тормыш шартлары белән таныштык. Аларны күргәч, бар әйбереңне бирердәй буласың. Марафонга үз өлешеңне керткәннән беркем дә кимеми дә, ярлыланмый да. 


                Энгель Нәвап улы 2000 елда марафон оештыру идеясен тәкъдим иткәннән соң, әлеге уникаль проект елдан-ел камилләшә барып, меңләгән райондашларыбызга адреслы булышлык күрсәтелде. Республикада Актаныш районы үрнәгендә марафоннар оештырыла башлады. Киләчәктә дә “Игелек марафоны”дәвамлы булсын.

              22 нче марафонда тагын бер тәкъдимен кертте районыбыз башлыгы:
 

-    Татарстанда «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе бар. Без дә районда шушы эчтәлектәге проектны оештырып ярдәмгә мохтаҗларның күңелен күрик,- диде ул.


         Энгель Фәттахов марафонга елдагыча үз исеменнән 50 мең сум акча тапшырды. Район хакимиятендә эшләүчеләр марафонга бер көнлек хезмәт хакларын да кертеп, барысы 124 мең сум акча күчерде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев