Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Энгель Фәттахов: Татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтергә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган педагогик киңәшмәдә республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты. Шулай ук район башлыкларына туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне шәхси контрольдә тотарга кушты ул. — Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республикадагы милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк, — диде республика җитәкчесе.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов конференциядә ясаган чыгышында милли белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты:

— Актаныш — үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Максатыбыз да туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу, — диде Энгель Фәттахов.

Районда 28900 кеше яши. Шуларның 97,5 проценты — татарлар, 1,6 проценты — марилар, калганы — башка халыклар. Актанышта 27 мәктәпнең 25е милли мәктәп санала. Район башлыгы сүзләренчә, барлыгы 3252 укучының 3074тән артыгы татар телендә белем һәм тәрбия ала. — Башка районнардан аермалы буларак, татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү — безнең тарихи бурычыбыз, — диде ул.

Саф татар районы булуга карамастан, иң күп югары балларны укучылар рус теленнән ала икән. 104 чыгарылыш укучысының 39ы рус телен аеруча яхшы биргән. Быел бу фәнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алинә Валиева 100 баллга биргән.

2020-2021 уку елында район укытучыларының фидакяр хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 123 призлы урын яуланды. Соңгы 5 еллык нәтиҗәләр үсештә, — дип таныштырды район башлыгы.

Актанышлылар уку алдынгылары гына әзерләп чыгару дигән максат куймый. Алар алдында балаларны тормышка һөнәрле итеп әзерләп чыгару бурычы да тора. Төрле фестивальләр, бәйгеләр аша укучыларны һөнәр үзләштерүгә тарталар.

— Кулибиннар үзебезнең арада. Сәләт бит ул яхшы уку белән генә билгеләнми, — диде Энгель Фәттахов.

Чыганак: //intertat.tatar/news/science/21-08-2021/avgust-ki-shm-se-tatarstan-m-garife-nishl-p-belem-syyfaty-buencha-artta-5834557

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев