Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эшлекле сәфәр

ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Актанышка эшлекле сәфәр белән килде

Бүген, 3 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Кунакны район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова каршы алды һәм озатып йөрде. Очрашу барышында депутат технология техникумы, балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән танышты.

-Безнең коллектив бик шат, үзебезнең балалар иҗат үзәгендә шундый очрашуга. Шул очрашудан файдаланып, үзебезнең проблемаларны да әйттек. Бүген районда балаларның техник иҗат үзәген булдыру программасы иң мөһиме булып тора.

Безнең максатыбыз – технология техникумы территориясендә урнашкан ташландык бинаны яңартып, картинг базасы ачу. Минемчә, инде бу база бик кирәк, чөнки менә шул кечкенә чактан ук шөгыльләнеп, үзебезнең авыл егетләре арасыннан шундый зур ярышчылар чыгар дип уйлыйбыз, - ди балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев