Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЭССЕ АФӘТЕ: Чистайда боз яуган: "Карарга да куркыныч" (+фото,+видео)

Чистай районының Кубас авылында кичә боз явып, бәрәңгеләрне, каралырга өлгермәгән карлыганнарны һәм башка җимеш куакларын өзгәләп бөтереп аткан.

 

 

Чистай районының Кубас авылында кичә боз явып, бәрәңгеләрне, каралырга өлгермәгән карлыганнарны һәм башка җимеш куакларын өзгәләп бөтереп аткан. 

Чистай шәһәрендә яшәүче Альберт абый хәбәр итте безгә моны. Кубас авылында аның туганнары яши икән.

– Кап-кара болыт бик озак килде. Кичкә таба яңгыр яварга тотынды. Бездә шул яңгыры гына төште. Ә Кубаста менә хәлләр булган. Башта яңгыры яуган, аннары боз төшә башлаган. Әстерхан чикләвеге кадәр иде диделәр. Фотоларын җибәрделәр. Карарга да куркыныч. Әрәм булган бәрәңгеләре. Сабакларын чалгы белән кисеп ташлаган кебек яталар. Карлыган куакларын да “чишендергән”, берни калмаган. Бакчалары су эчендә ята. Ишегалдындагы бозны көрәп алырга була. Йортларына да зыян килгән. Өйне тышлаган вагонкалар яньчелеп беткән. Берничә хуҗалыкныкы шулай булган дип аңладым. Машиналары да яньчелгән, – дип сөйләде Альберт абый.

Реклама

 

Чыганак: Шәһри Казан

Шулай ук әлеге видеода да боз китергән афәт турында сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев