Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әфган сугышы – аналарның йөрәк ярасы

Әфганчылар көне уңаеннан Яңа Җияш авыл клубында кичә уздырылды. Кичәгә үзебезнең җирлектән Әфганстанда хезмәт иткән егетләр, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗәнов, районның әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин, мәктәп укучылары һәм авылдашлар чакырылды.


Кичәне Эльмира Мирзаханова Харрас Әюпның “Интернациональ бурыч” шигыре белән башлап
җибәрде. Әлеге шигырьне ишетүгә, залда тынлык урнашты. Әфганчылар уйчан күзләрен бер алып баручыга, бер идәнгә таба юнәлтә.
Үлембеләнкүзгә-күзочрашканегетләр язмышы, алар кичергән авырлыклар, тирә-якка таралган кан исе, бер йотым суга тилмергән чаклары янә үзәкләрен өзеп исләренә төшә. Залдагы шомлы тынлыкны бүлеп, районның әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатинга сүз бирелде. Һәркемнең күзләрендә тормышны ярату очкыны булуын, яшьлектәге матур сыйфатларына тугры калып, бары тик башкаларныңда матур ягын
гына күрә белеп яшәүләрен теләде

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Сүзен залда утырган яшьләргә юнәлтеп:

“Ватаныбыз иминлеге сезнең кулларда. Илебезне якларлык, сакларлык булып үсүегезне телим. Әмма сугышлар башка кабатланмасын,-
диде ул котлавында.

Чара шигырь, җырлар белән дәвам итте. Районның әфганчылар берлеге эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Илсур Гатинга
КПРФның “Татарстан Республикасының 100 еллык истәлек” медален Марсель абый Харисов тапшырды.

– Ул көннәрдә ут йотып яшәдек. Шөкер, улыбыз исән-сау әйләнеп кайтты. Ил-көнгә хезмәт итеп, матур
гына гомер кичерә.Башкаберанага да андый кайгы күрергә язмасын.

Сугыш безнең йөрәк ярасы, җан сыклавы булып, һаман да күңелдә саклана. Меңләгән аналарның кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлады әфган сугышы”, – дип сөйләде авылдашыбыз – әфганчы Марс Гыйльмуллинның әнисе Мөршидә ханым. Залда кабат музыка яңгырый. Сәхнәдә әфганчылыр үзләре. Алар Кандагар шәһәре турында җыр башкарганда, барча халыкның күзенә яшь килде, тамагына төер утырды.
Әлеге мәгънәле кичә һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салу белән тәмамланды.
 

Эльвира МИРЗАХАНОВА.
Яңа Җияш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев