Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әфганстан сугышында һәлак булган райондашларыбызны искә алдылар

15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

Бүген Җиңү паркында Әфганстан сугышында һәлак булган райондашларыбызны искә алдылар. Чарада Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,  район әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, әфган сугышы ветераннары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Шулай ук бүген һәйкәлгә әфган сугышында һәлак булган тагын бер райондашыбызның исеме өстәлде. Гамбәров Хәмбола Әхнәф улы тумышы белән Әҗмәт авылыннан. 1957 елның 23 апрелендә туган райондашыбыз 1980 елның 21 июлендә – 23 яшендә Әфган җирендә һәлак булган... Чарада аның газис әнисе дә катнашты. Улының исемен мәңгеләштерүгә өлеш керткән район җитәкчелегенә һәм Әфганстан ветераннарына зур рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбызны 1 миунт тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев