Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Гаилә - ул иң мөһиме»: Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте

"Ана даны - Материнская слава" медальләрен республиканың дүрт күп балалы әнисе алды.

Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде.

«Гаилә — ул дәүләтнең нигезе, иң мөһиме шул. Бу көнне безнең һәркайсыгызга рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар», — дип искәртте Миңнеханов тантанага килгән гаиләләрне сәламләп.
 

Кабул итү мәҗлесендә республиканың барлык районнарыннан 48 гаилә бүләкләнде. Аларның яртысы диярлек - күп балалы. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ана даны - Материнская слава» медале белән республиканың дүрт күп балалы әнисе бүләкләнде.

Шуларның берсе – Азнакай районыннан Зимфира Погосян. Погосяннар - районның үрнәк гаиләләренең берсе, тату һәм хезмәт сөючән гаилә үрнәге. Ирле-хатынлы 19 ел яшиләр.

«Бездә күп милләтле тату гаилә. Без ирем белән биш бала тәрбиялибез, барлык милләтләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышабыз. Безнең күпмилләтле республикада барлык халыклар да дус һәм тату яши», - дип билгеләп үтте Погосян.
 

Бүләкне Татарстан Президенты кулыннан, шулай ук, Кукмара районында яшәүче Фәнзилә Гыйльфанова алды. Күп балалы гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Ир белән хатын район һәм республика семинарларында үз тәҗрибәләре белән күп тапкырлар уртаклаштылар. Ел саен алар 1 млн сумнан артык күләмдә ит, сөт һәм сөт продуктлары җитештерәләр һәм саталар.

Моннан тыш, "Ана даны - Материнская слава" медале ияләре Чирмешән районы мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Ирина Исмендеева булды, ул ире белән биш бала тәрбияли, һәм Чаллыдан "Максимум" ҖЧҖ менеджеры Лариса Толпеева, аның гаиләсендә 12 бала.
 

Быел республиканың ЗАГС хезмәткәрләре барлыгы 760 парны хөрмәтләгән. Аларның 515е бергә яшәүләренең — 50 еллыгын («алтын туй»), 126сы 60 еллыгын билгеләп үткән.

Казанда ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә торган тантаналы кабул итү (быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланды) Татарстан Президенты белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев