Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гидрометеорология үзәге иртәгә бозлавык һәм көчле җил булачагы турында кисәтте

Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көчәячәк. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, җилнең  тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин,  төнлә һәм көндез юллар бозлавык белән капланачак.

Төнлә һава температурасы -4 градуска кадәр суытачак, көндез исә температура 0 һәм -4 градус чамасы булачак. 

Юлларда игътибарлы һәм кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрегез, мондый һава торышында аеруча руль артына утырачак машина йөртүчеләрдән саклык таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев