Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гуманитар гимназия-интернат бинасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды

Тантанада якташларыбыз, язучылар катнашты.

Татарстан Президетны Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2021  ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында 27 гыйнварда  елны ачу тантанасы узды.

Әлеге чарада  якташларыбыз, язучылар Ленар Шәех, Эльмира Җәлилова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Лилия Гыйбадуллина катнашты.

Кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар каршы  алды. Һәр сыйныф укучысы мәктәп формасында  татар орнаменты булуы  белән  аерылып торды. Гимназистлар бәйрәмне җыр-биюләр белән башлап җибәрделәр, килгән кунакларыбыз үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Ә бәйрәм ахырында кунаклар һәм гимназия укучылары  татарның гимнына әверелгән “Туган тел”не җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев