Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җиңү диктанты

Бүген - 3 сентябрьдә Бөтенроссия тарихи диктант язу көне оештырылды

Бүген бөтенрәсәй күләмендә Бөек Ватан сугышына багышланган  “Җиңү диктанты” дигән тарихи акция узды. Аңа безнең район да кушылып, авылларда яшәүче 100 укучы онлайн рәвештә, ә Актанышның 1 нче урта мәктәбе базасында район башлыгы Энгель Фәттахов,  югары сыйныф укучылары, җәмәгатьчелек активы үзләренең белемнәрен сынап карады. 

Әлеге акция Рәсәйдә икенче ел уздырылса, безнең район аңа беренче тапкыр кушылды. Шулай булса да, тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары аңа теләп кушылды. Чөнки бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, аларның бердәм дәүләт имтиханнарына баллар өстәләчәк. 

Акцияне төп оештыручылар булып, “Бердәм Рәсәй” партиясе тора. Акциядә катнашучылар тест формасында 25 сорауга җавап бирделәр. 
-Быелгы нәтиҗәләр артык яхшы булмаса да, алга таба бу тарих белән кызыксынучылар санын арттыруга этәргеч ясар дигән өметтә калабыз, -ди Актанышның 1 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Резеда Могътазирова. 

Юкка гына: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- димиләр. Безнең балаларыбыз әлеге тыныч тормышның нәрсә бәрабәренә яулап алынганын белеп үсәргә тиешләр. Мондый акцияләр исә аларга тарихи чыганакларны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев