Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җиңү паркында- Хәтер һәм кайгы көне (фотолар)

Сабантуй буласы 22 июнь таңында фашист илбасарлары илебезне явызларча басып ала. Әлеге дәһшәтле вакыйга башлануга быел 80 ел тулды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Хәтер һәм кайгы көне митингында катнашкан мәктәп укучылары, "Яшь гвардия" активистларына сугыш чоры балалары эчкерсез теләкләрен җиткерде: "Авыр вакытлар уза ул, нык булыгыз! Бер-берегезне гафу итә белегез! Бирешмәгез! Эшләгез! Чын кешеләр булып үсеп җитегез!" ,- диде өлкәннәр.

Ә ветеран укытучы Роза Сергееваның сөйләгәннәре бүгенге мул тормышта яшәгәннәр өчен башка сыймаслык:

Реклама

- Эх, бер туйганчы ипекәй ашарга иде, дип үскән буын баласы мин. Беркайчан да әтиемне күрмәдем, ул сугышта һәлак булды. Мәктәптә әтиле балаларны чеметеп китә идем, шул кадәр йөрәгем әрни иде әтисез үсүемә. Ә бервакыт инде әниебезнең безне тәрбияләрлек чамасы, чарасы калмагач, энем Лимар белән мине балалар йортына илтергә уйладылар. Бар документлар да әзер, тик ятимнәр исемлегенә эләгә алмадык. “Сыерыгыз бар бит сезнең! Сыерул туйдыручы!”, дип балалар йортына кабул итмәделәр. Аллага шөкер, үстек, кеше булдык. Бүтән мондый чорлар, мондый сугышлар кабатланмасын!

Район башлыгы Энгель Фәттахов митингка җыелган балаларны, өлкәннәрне, укытучы, тәрбиячеләрне илгә Бөек Җиңү алып кайткан каһарманнарның, азатлык өчен башын салган 9 мең райондаш батырларыбызның, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының фидакарьлеген онытмаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев