Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җиңел машина белән КАМАЗ бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Җиңел автомобиль тулысынча йөк машинасы тәгәрмәчләре астында калган.

Бүген Әлмәттә кичке алтыда Урсала микрорайонында, трассаның Сарман авылына таба бишенче чакрымында юл һәлакәте булган.

Биредә Volkswagen Polo җиңел машинасы һәм «КАМАЗ» бәрелешкән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобиль тулысынча йөк машинасы тәгәрмәчләре астында калган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары хәбәр иткәнчә, һәлакәттә бер ир-ат үлгән.

Фаҗиганең шартлары һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев