Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

Республикада Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә башлады, шулай ук 7 ФАП ачылды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын гамәлгә ашыруда катнашты. Сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча балалар сырхауханәләренә игътибар зур булды: республикадагы 31 хастаханәдә кечкенә пациентларны кабул итү, медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә, чөнки республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешен әлеге дәүләт органы күзәтеп тора.

Моннан тыш, үткән ел Татарстанда яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган һәм Казанда Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелешенә старт бирелгән.

Республика шәһәр һәм районнарын төзекләндерү юнәлешендә дә шактый эшләр башкарылган. 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар норматив рәвешкә китерелгән.

Реклама

Татарстандагы экологияне яхшырту максатында 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләр рекультивацияләнгән. Прости авылы һәм Минзәлә шәһәре янындагы законсыз чүплекләрне юкка чыгару эше башланган.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. 2021 елда әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев