Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ирмәштә һәр өйгә чишмә суы килә

Яңартылган су чыганагы 23 декабрь көнне авыл халкына тантаналы шартларда тапшырылды

Кече авылда кечкенә генә вакыйга да зур тоела. Ләкин су проблемасы бервакытта да вак мәсьәлә була алмый. Ирмәштә дә су, юл проблемасы күптәннән яшәп килә иде. Хәзер инде чишмә суы хәзер барлык өйгә дә тоташтырылган. Урамга вак таш салынган. Шулай итеп ике олы мәсьәлә дә уңай чишелешен тапкан.

Яңартылган су чыганагы 23 декабрь көнне авыл халкына тантаналы шартларда тапшырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Энгель Фәттахов, 6 нчы ПМК оешмасы җитәкчесе Данис Гәрәев, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та катнашты.

Ирмәш – район үзәгенә иң якын авылларның берсе. Бик күп күренекле шәхесләр биргән. Аның йөзен яктырту – кунакчыл Актанышның бер максаты. Чөнки Актанышның сабантуйга терәлеп торган бер урамлы авылына игътибар күптәннән кирәк иде инде. Юлына асфальт та җәелсә, милли бәйрәмгә җәяү баручы халык өчен уңайлылык тагын да артачак.

Авыл халкы оптимистик рухта яши. Кечкенә генә булса да, яңа клуб кирәк, диләр. Элеккесен сүткәннәр. Урыны буш тора.

Авылның су һәм урам юлы проблемасын хәл итүдә дәүләт программалары ярдәмгә килгән. Яңа чишмә суы барлык 57 шәхси хуҗалыкны да тәэмин итә. Грант программасы буенча чишмә суын өйләргә тоташтыру, чыганагын ныгыту эше июль аенда башланган булган. Җиһазлары Апас районыннан һәм Томск шәһәреннән кайтарылган. Суның басымы көчле, сыйфаты бик яхшы. Хәзер инде икеконтурлы газ белән җылытуга күчәргә, кер һәм савыт-саба юу машиналарын эшләтергә дә мөмкин.

Чара барышында Ренат Язитов, Рушан Гарифуллин, Ренат Фәтхуллин, Салават Фәрдиев, Рәшит Моталлаповка оешманың Рәхмәт хаты тапшырылды. Әнәс Мутин, Илдус Сафин адресына җылы сүзләр әйтелде. Зифа Хәбибуллина барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев