Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Иске Байсарда беренче метан газы ягулык станциясе ачылды

Метанның төп өстенлеге - түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары.

Бүген Иске Байсар  авыл җирлегендә онлайн-форматта тантаналы рәвештә  метан газы ягулык станциясе ачылды. Ул Татарстан Республикасының дәүләт программасы кысаларында төзелгән. Бүгенге көндә Татарстанда уннан артык газ ягулыгы станциясе эшли.

Онлайн-форматта, бу объектны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ачу тантанасы берьюлы республиканың  Актаныш, Норлат, Зәй һәм Минзәлә районнарында үтте. 

Станция, Иске Байсар авылында туып үскән "Каматранснефть" ҖЧҖнең генераль директоры Рәдис Һашимов ярдәме белән сафка басты. Метанның төп өстенлеге - түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев